Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2022, 06:50

Ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме. Аларның аермасы нидә соң?

Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Аңа республика Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми вәкиле Таһир Гыйззәтуллин "Сәлам" тапшыруындагы тура эфир барышында җавап бирде.

Ашыгыч медицина ярдәме:

Әлеге вакытта буш булган, махсуслаштырылган медиклар бригадасы 20 минут эчендә килеп җитә.

Аларны чакыруның төп сәбәбе – кинәт башланган кискен авырту, хроник чирләрнең һәм кеше гомеренә хәвеф янаган башка хәлләрнең кискенләшүе.

Кичектергесез медицина ярдәме:

Алар 2 сәгать эчендә чакырту буенча килеп җитәргә тиеш.

Кичектергесез ярдәм медиклары өйгә килә, әмма авыруны хастаханәгә алып китми. Шулай ук юл хәрәкәте вакыйгасы урынына да бармый. Бу ярдәмне авыруның гомеренә хәвеф янамаган очракта гына чакырталар.

Автор:
Читайте нас: