Барлык яңалыклар
Новости
6 апрель 2022, 15:30

Татлы камырдан балан бәлеше

Бу камырны кулланган хуҗабикә балан бәлешен гел шушы рецепт буенча пешерә.

Татлы камырдан балан бәлеше
Татлы камырдан балан бәлеше

 

Бу камырны кулланган хуҗабикә балан бәлешен гел шушы рецепт буенча пешерә.

 

Камыр өчен: 50 грамм маргарин, бер уч шикәр комы, 1 йомырка, 2 аш кашыгы каймак, ике аш калагы майонез, 4 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз, 1 чәй калагы камыр кабарткыч, чама белән он.

Он өстенә угычтан маргарин, шикәр комы, камыр кабарткыч салып кул белән уабыз. Шул масса өстенә калган ингредиентларны салып камыр басабыз.

Эчлек өчен: 2,5 чәшке (кофе чәшкесе) шикәр комы, 1 чәшке он, 1 чәшке крахмал.

Камырны бик юка итми җәеп табага салабыз. Камыр өстенә бер кат шикәрле-крахмаллы катнашма, аннары баланны һәм калган кушылманы җәеп бетерәбез. 
Духовкада, 40 минут чамасы пешерәбез.

Бу камырны алма пирогына да кулланырга була.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Чыганак: intertat.tatar

Автор:
Читайте нас: