Барлык яңалыклар
Новости
6 апрель 2022, 09:42

Радий Хәбиров: “Без — көчле, без җиңәчәкбез!”

БСТ телеканалында  Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабиров кушуы, аның идеясе буенча төшерелгән “Башкортостан. Хроники. COVID. Новые вызовы" документаль фильмы күрсәтелде.

Радий Хәбиров: “Без — көчле, без җиңәчәкбез!”
Радий Хәбиров: “Без — көчле, без җиңәчәкбез!”

 

БСТ телеканалында  Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабиров кушуы, аның идеясе буенча төшерелгән “Башкортостан. Хроники. COVID. Новые вызовы" документаль фильмы күрсәтелде.

 

2021 елгысы кебек, бу фильм да безнең һәркайсыбыз хакында һәм һәрберебез өчен соңгы ике елда йөрәкләрне кузгаткан проблемага багышланган.

Моннан ел ярым элек, икенче дукын ахырында барыбыз да коронавирусның тиз генә бетмәячәген, алда тагын да зур сынаулар көтәчәген аңладык. Коронавирус инфекциясе тормышыбызга рөхсәтсез килеп керде һәм үз кагыйдәләрен урнашытырды. Икътисадка һәм медицинага үзгәрешләр кертте. Аның нәтиҗәләрен без әле озак тоячакбыз... Фильм шул хакта. Бу фильм — күзәтү, проблеманың асылына төшенеп, күңел аша үткәрү.
Бер сәгать тә 20 минут дәвам итә фильм. Ул вакыйгаларга, сынауларга, югалтуларга һәм җиңүләргә бай бер ел вакытны күз алдыннан яңадан үткәрергә мәҗбүр итте. Күңелне нечкәртте, кызгану, соклану, горурлану хисләре уятты.
Фильм геройлары — республикабызның гади кешеләре, табиблар, волонтёрлар, студентлар...
Зубоводагы госпиталь. Монда табибларның ничек итеп үлем белән көрәшкән пациентларның гомерен саклап калу өчен тырышуы, аларны якты дөньяга кайтаруы сурәтләнә.
Безнең Башкортстанда тиз арада төзелгән госпитальләр үрнәгендә илнең 15 төбәге махсус дәваханәләр төзегән.
Ковид барлык игътибарны җәлеп итсә дә, тормыш тукталмый, дәвам итә. Ә тормышта башка проблемалар да җитәрлек бит. 2021 ел республика өчен җиңелдән булмады. Су басу, янгыннар, корылык һ.б... Пандемия шартларында тиз арада карарлар кабул ителеп, чаралар күрелә. Авыр хәлләрдән лаеклы чыга белү, җитәкчеләребезнең дә, гади кешеләрнең дә мәсьәләләрне бердәм хәл итүе, ярдәмгә ашыгуы сокландыра.
Волонтёрларның, кулларына диплом да алып өлгермәгән студентларның җиң сызганып эшләве, кешеләргә ярдәм итүе таң калдыра, сокландыра.
Фильм батырлык турында. Медицина хезмәткәрләренең бәһалап беткесез батырлыгын күрсәтә.
Фольклориада, “Яшь профессионаллар” чемпионаты...  Ил күләмендәге, халыкара чаралар бездә пандемия шартларында югары дәрәҗәдә үтте.
Дулкын артыннан яңа дулкын килде... Бигрәк тә дельта-штаммның ни дәрәҗәдә хәвефле булганын онытырлык түгел. Барлык көч аны җиңүгә юнәлтелде. Яңа чикләү чаралары кертелү, Ситуацион үзәк, мобиль вакциналау пунктлары ачылу да шул максатка ирешүгә ярдәм итте. “Торатау” Конгресс-холлындагы вакциналау пункты Идел буе федераль округындагы иң зур вакциналау пункты булды.
2021 елның көзе. Ковид-госпитальләр тулы. Кешеләр коридорларда ята. Ә безнең табиблар ал-ял белми, үзләрен аямый кешеләрнең гомерен коткару өчен көрәшә. Болар — фильм эпизодлары. Аларны караганда ирексездән күзләр дымлана. Башкача була да алмый...
Шул ук вакытта, пандемиягә карамастан, республиканы үстерү буенча барлык тармакларга зур игътибар бирелә. “Башкортстан ихаталары”, җәмәгать киңлекләре булдырыла, мәктәпләр, яңа үзәкләр төзелә, ачыла.
Ә бит пандемия балалар, ата-аналлар, укытучылар өчен дә зур сынау чоры булды. Дистанцион белем алуга һәм белем бирүгә өйрәнергә туры килде. Фильмда бу ачык мисаллар белән күрсәтелә.
Фильмны карагач, пандемиянең безне яңа шартларда яшәргә, сынауларны сынмый, дөрес кабул итеп үтәргә, көчлерәк булырга өйрәтүенә төшенәсең.
Санкт-Петербургтагы газ буенча форум, республикада ковид-авырулар өчен кислород станциясе ачылу, Әбҗәлилдә яңа заводның эшли башлавы, анда ил Президенты Владимир Путинның катнашуы һәм республика җитәкчелегенең эшен югары бәяләве — болар барысы да фильмда чагылыш тапкан.
Соңгы дулкын — омикрон. “Бирешмә!” — ди табиб үлем белән көрәшүче пациентка. Һәм без аның бирешмәячәгенә инанабыз.
Пандемия белән тормыш тукталып калмады. Ковид белән көрәшү белән беррәттән, күп уңышлар, үрләр яуланды. Спортчыларыбыз Олимпиадада соклангыч казанышларга иреште. Фильмда бу хакта да бәян ителә.
Әлбәттә, безнең республиканың иң соклангыч һәм үрнәкле эшләренең берсе — тиз арада югары дәрәҗәдәге дүрт ковид-госпиталь булдыруы. Фильмда Сибайда һәм Туймазыда күптән түгел ачылган госпитальләр дә күрсәтелде.
Фильм дәвамында без илгә дә, төбәккә дә сынау артыннан сынау килүен һәм безнең республиканың аларны лаеклы үтеп баруын күрәбез.
Соңгы эпизодланың берсендә бездән Донбасска гуманитар ярдәм озатылуы күрсәтелә.
Ә фильм ахырында Туймазыдагы бер әнинең йөкле вакытында көчле формада коронавирус кичереп, үлем белән көрәшүе, табибларның ничек итеп аның үзен дә, сабыен да коткарып калулары күрсәтелгән мизгелләр күзләрне яшьләндерде. Бүген әни дә, кызчык та исән-сау. Шөкер.
Фильмны карагач, табибларга кат-кат рәхмәт әйтәсе килә. Фильмда аларга рәхмәт сүзләрен һәр вакыйганың, сынауның үзәгендә кайнаган, вакытында хәлиткеч дөрес карарлар кабул иткән республикабыз җитәкчесе дә әйтте.
“Без — көчле, без җиңәчәкбез!” — диде Радий Хәбиров.
Чынбарлыктагы фактларга нигезләнеп төшерелгән фильмны караганнан соң моңа һич бер шик калмый.

Фильм безнең һәркайсыбыз турында. Аны карый алмаганнар түбәндәге сылтама буенча кереп карый алалар:

https://vk.com/bash_tv?w=wall-27097047_290483

Фото фильмнан скриншот

Автор:
Читайте нас: