Барлык яңалыклар
Новости
6 апрель 2022, 08:40

Көндәшле авылыннан алты егет Ватаныбыз алдындагы хәрби бурычын үти

Авылдашлары турында “Балтач таңнары” гәзитенең актив авторы Мәгъдән Фазылов олы горурлык белән яза.

 

Авылдашлары турында “Балтач таңнары” гәзитенең актив авторы Мәгъдән Фазылов олы горурлык белән яза.    

 

Алты кардәш, алты егет,

Ил сагында алты бөркет.

         Ул алтау – Көндәшле авылы егетләре. Алар узган елның җәй башында хәрби хезмәткә чакырылганнар иде. Мәктәптә укыганда, аннан соң һөнәргә өйрәтүче уку йортларында күбесе бергә булып, авыл клубында уздырылган һәр чараның үзәгендә бердәм катнашып йөргән бу егетләр бүген төрлесе төрле җирдә ил алдындагы бурычын үти.

         Илгиз Хәмәтнуров Көндәшле урта мәктәбен тәмамлады. Яхшы спортчы, актив җәмәгатьче булды. Мәктәптә, клубта һәр төрле кичәләрне, бәйрәмнәрне, концертларны матур итеп алып барды. Ул Оренбургта элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә. Мәктәптән соң ул Башкортстан дәүләт аграр университетының энергетика һәм җылылык техтикасы факултетын уңышлы тәмамлады. Егет хезмәттә сынатмый: берничә тапкыр увольнениегә чыгу белән бүләкләнгән, мактау грамоталары бар. Хәмәтнуровларның хәрби биографиясе чирек гасырны тәшкил итә, Илгиз гаиләдән 9нчы булып хезмәт итә.

         Ридаль Фатхинуров, 9нчы сыйныфтан соң, 4 ел Екатеренбург икътисади-технологик колледжда белем туплап һөнәр алды. Ул әле Югары Пышма шәһәреннән ерак булмаган Красный посёлогында дислокацияләнгән, һава-ракета гаскәрләренә караган частьтә хезмәт итә. Ул авылда башлыча картәнисе һәм картәтисе тәрбиясендә үсте. Фәтхинуровлар нәселеннән ефрейтор Ридаль Азамат улы (нәнәсе ягыннан Сабировны да кертеп) 12нче кеше булып, 28нче ел хезмәт итә.

         Флюр Сабиров – танк гаскәрләре сафында, Илнар Миңнегалиев белән бергә, ерак Хабаровск төбендәге Таежный посёлыгында 5 ай өйрәнүләр үттеләр. Шуннан соң егетне Ерак Аланиягә, Владикавказ шәһәренә якын Спутник посёлогында водитель-механиклык хезмәтенә җибәрделәр. Илнарга исә Приморье краенда хезмәт итү бәхете тиде. Ул коры җир хәрбие, инженер гаскәрләрендә. Башта Сунгач дигән урында пантон күперләр төзүче булган. Әлеге вакытта Ретикиновка посёлогында, хезмәттәшләре белән бергә, сугыш кирәк-яраклары белән эш итәләр. Ике егет тә ефрейтор, Илнар Миннегалиев – отделение командиры.

         Дүртенче ефрейторыбыз да бар. Ул – Азамат Шәрәфетдинов, Азамат, Флюр һәм Илнар, армиягә кадәр, Бөре киң профильле һөнәрчелек –техник колледжында һөнәр алдылар. Азамат шул ук Таежныйда “учебка” үтеп, Калилинград өлкәсендәге Гусев шәһәрендә хәрби бурычын үти. Ул да танкист. Егетләр шимбә, якшәмбе көннәрендә шалтыратып, телефон аша әти-әниләре белән сөйләшеп торалар, берсе дә бернигә дә зарланмый. Айрат Миңнегалиев мәктәптә актив укучы булды, клубтагы түгәрәккә йөреп ярыйсы гына баянда уйнарга өйрәнде. Армиягә хәтле Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлап, механизатор һөнәре алды. Ул Свердловск өлкәсендә һава-ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт юлын үтә. Әти-әнисе белән аралашканда, ул, гадәтенчә, кыска гына җавап бирә: бөтенесе тәртиптә, барысы да нормада.

         Бер гаҗәеп, әйтергә кирәк, сирәк күренешне билгеләп үтәсем килә. Илгиз, Ридаль,Флюр, Азамат өченче һәм икенче буын туганлык җепләре белән бәйләнгәннәр, Айрат белән Илнарның әтиләре бертуганнар. Үз чиратында, Миннегалиевларның, кем әйтмешли, тирәнгәрәк төшеп карасаң, бу дүрт егеткә кардәшлек мөнәсәбәтләре бар. Шулай итеп, армиядә бу чакырылышта авлыбызның туган-тума булган 6 егете хезмәт итә. Әти-әниләре,туганнары, якыннары, дус-ишләре – шул исәптән, кызлар да – түземсезлек белән җәй уртасы җиткәнен көтә. Үзләре дә көтә торгандыр. Әле җиребездә яз,Такташчарак әйтсәк, “ерак калмый инде җәйгә дә”. Исәнлектә-саулыкта күрешергә язсын.

         Мәгъдән Фазылов

Көндәшле авылы

Көндәшле авылыннан алты егет Ватаныбыз алдындагы хәрби бурычын үти
Көндәшле авылыннан алты егет Ватаныбыз алдындагы хәрби бурычын үти
Көндәшле авылыннан алты егет Ватаныбыз алдындагы хәрби бурычын үти
Көндәшле авылыннан алты егет Ватаныбыз алдындагы хәрби бурычын үти
Көндәшле авылыннан алты егет Ватаныбыз алдындагы хәрби бурычын үти
Көндәшле авылыннан алты егет Ватаныбыз алдындагы хәрби бурычын үти
Автор:
Читайте нас: