Барлык яңалыклар
Новости
6 апрель 2022, 07:45

Балтачлылар колагына: фермер буласыгыз киләме?

Әйе икән, дәүләт ярдәменнән файдаланыгыз!

Балтачлылар колагына: фермер буласыгыз киләме?
Балтачлылар колагына: фермер буласыгыз киләме?

 

Әйе икән, дәүләт ярдәменнән файдаланыгыз!

 

Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гаилә фермасын үстерүгә грантлар бирү буенча конкурс игълан ителде. Конкурста крестьян (фермер) хуҗалыклары, КФХ башлыгы булган шәхси эшкуарлар катнаша ала. Грант гаилә фермасына авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү өчен объектлар төзү, реконструкцияләү яки модернизацияләү кебек максатларга чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итү максатларында бирелә; авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү өчен объектлар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм махсус транспорт белән комплектлау һәм аларны монтажлау; авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кош-корт (дуңгызлардан тыш) сатып алу; балык үрчетү материалы сатып алу һ.б.

Узган ел шәхси эшкуар Илһам Мәрдәнов, конкурста катнашып, җиңүче булды һәм гаилә фермасын үстерүгә 10 млн. сумлык грант алды. Шушы акчага ул хуҗалыкның матди-техник базасын ныгытты, савым сыерлары сатып алды. Әлеге вакытта аның КФХсы - районның тотрыклы үсүче хуҗалыкларыннан берсе.

Министрлык тарафыннан гаризалар 2022 елның 12 апреленнән 2022 елның 25 апреленә кадәр кабул ителәчәк. Районның мәгълүмати-консультация үзәге гариза язуда ярдәм итә ала. Тел: 8 (347 53) 2-00-18, 2-17-70.

Автор:
Читайте нас: