Барлык яңалыклар
Новости
5 апрель 2022, 10:45

Ике ел рәттән Бөтенрусия бәйгесеннән — өченче дәрәҗә диплом яулап!

1 санлы Иске Балтач урта мәктәбенең 3 г класс укучысы Гөлшан Әхәтованың уңыш арты уңышка ирешүенең сере нидә?

Балтач районында тырыш, булдыклы, төрле яктан сәләтле, көчле укучылар күп. 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбенең 3 г класс укучысы Гөлшан Әхәтованы райондашлары нәкъ шундый укучы дип белә. Ул балалар бакчасына йөргән елларыннан башлап үзенең сәләтен төрле яклап күрсәтә һәм уңышлар яулый. Менә икенче ел рәттән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-заповеднигы үткәргән, “Сөйләшәбез төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә” дип аталган РФ субъектларының мәгариф оешмаларында белем алган 4-7 класс укучылары арасында туган телдә укучыларның II Бөтенрусия  бәйгесендә катнашып өченче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Укытучысы Ирина Мөхәмәдиева, татар теле һәм әдәбиятыннан укыткан Рима Мансурова Гөлшанны укуга бирелгән кыз, дип билгели.

—Гөлшанның бу җиңүләре, әлбәттә, без, укытучыларның гына түгел, ә аның зур әнисе, әти-әнисенең дә тырышлык, берлектәге аңлы эш җимеше, — ди Рима Рим кызы. — Чөнки укуга, бигрәк тә, телләрне өйрәнүгә нигез гаиләдә салына. Әхәтовлар гаиләсе бу яклап күпләргә өлге булырлык.

Мөгаллимәләр белдерүенчә, Гөлшан бик матур сурәт тә төшерә, бию түгрәгенә йөри. Ә дәрестә мәктәп программасы материалын шул тикле җиңел үзләштерә, укытучылар аның өчен өстәмә биремнәр әзерлиләр.

Әле “Тукай моңнары” бәйгесенә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның “Су анасы”н әзерләп җибәргәннәр, Мәҗит Гафури музее Халыкара конкурс оештыруы турында ишеткәч, Гөлшан анда да катнашырга теләк белдергән һәм конкурс эше бәйгегә юлланган.

—Гөлшан кебек укучылар белән эшләве рәхәт, җиңел. Андый укучылар сирәк очрый. Ул кечкенә йолдызга тиң. Дәрестә сөйләгән һәр материалны аңлап үзләштереп бара. Без, укытучылары, Гөлшанга тагын да зур өметләр баглыйбыз, — ди тел белгече Рима Мансурова.

Ике ел рәттән Бөтенрусия бәйгесеннән — өченче дәрәҗә диплом яулап!
Ике ел рәттән Бөтенрусия бәйгесеннән — өченче дәрәҗә диплом яулап!
Ике ел рәттән Бөтенрусия бәйгесеннән — өченче дәрәҗә диплом яулап!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: