Барлык яңалыклар
Новости
5 апрель 2022, 10:28

Башкортстанда заманча инновацион светофорлар барлыкка киләчәк

Әлегә бу яңалык республиканың бер шәһәренә кагыла.

Башкортстанда заманча инновацион светофорлар барлыкка киләчәк
Башкортстанда заманча инновацион светофорлар барлыкка киләчәк

 

Әлегә бу яңалык республиканың бер шәһәренә кагыла.

 

Стәрлетамакта Тынычлык һәм Богдан Хмельницкий урамнары арасындагы кисешүдә машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен транспорт һәм җәяүле светофорлар сигналларын кабатлаучы инновацион светофор урнаштырылачак.

Бу светофор Г-образлы терәктә һәм асфальт-бетон өслегендә монтажлана. Моннан тыш, 2022 елда заманча светофорлар шәһәрнең тагын 7 объектында урнаштырылачак һәм алыштырылачак. Барлык эшләрне 30 июньдә тәмамлау планлаштырыла.

Яңарту «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында бара. Программа буенча шулай ук бу ел ахырына кадәр Стәрлетамакта 11 километрга якын юлны ремонтлау планлаштырыла. Гомуми финанслау 165 млн. сумнан артачак.

Башинформ

Автор:
Читайте нас: