Барлык яңалыклар
Новости
5 апрель 2022, 11:44

Башкортстанда COVID-19 белән авыручылар һәм госпитализацияләнгән пациентлар саны бик тиз кими

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча республика оперштабы авырулар саны буенча 5 апрельгә мәгълүматларны бастырды.  

Статистика буенча, Башкортстанда авыру һәм госпитализацияләнүчеләр саны бик тиз кими. Соңгы тәүлектә 487 яңа очрак ачыкланган, пандемия башыннан инфекциялеләрнең гомуми саны 278 683 кешегә җиткән.

Ковид-госпитальләрдә бүген 90 пациент дәвалана, аларның 62се 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Республика сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, амбулатор дәвалауда - 2 956 кеше (шул исәптән 60+ яшьтәгеләр  - 1 802 кеше).

Башкортстанда яшәүче 270 меңнән артык кеше савыккан. 2 411 990 кеше тулы вакцинация үткән.

Башинформ

Автор:
Читайте нас: