Барлык яңалыклар
Новости
5 апрель 2022, 09:01

Балтачта балалар юл кагыйдәләрен бәләкәйдән өйрәнәләр

Райондагы ЮХХДИ хезмәткәрләренең максаты — юлларда балалар катнашлыгында һәлакәтләрен кисәтү.

Балтачта балалар юл кагыйдәләрен бәләкәйдән өйрәнәләр
Балтачта балалар юл кагыйдәләрен бәләкәйдән өйрәнәләр

 

Райондагы ЮХХДИ хезмәткәрләренең максаты — юлларда балалар катнашлыгында һәлакәтләрен кисәтү.

 

Бу максаттан мәгшариф учреждениеләрендә ел әйләнәсенә төрле профилактик чаралар даими үткәрелеп килә. Бу юлы райондагы ЮХХДИ бүлекчәсе хезмәткәре Лилия Нәбиуллина Иске балтач авылындагы башлангыч мәктәп укучылары белән очрашты.

“Игътибар-балалар!”  дип аталган оператив-профилактик чара чикләрендә "Юл хәрәкәте кагыйдәләре көне" дигән профилактик чара узды.

“ЮХХДИ хезмәткәрләре алдында торган төп бурыч-балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, юл-транспорт һәлакәтләренең санын һәм шул исәптән балалар катнашындагы бәхетсезлек очракларының авыр нәтиҗәләрен киметү,” — ди өлкән лейтенант Лилия Нәбиуллина.

Автор:
Читайте нас: