Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2022, 09:15

Владимир Путин Башкортстан ак халатлыларын Лука Крымский медале белән бүләкләде

Ил президенты актив тормыш позициясе һәм күренекле уңышлары булган гражданнарны Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды.

Указдан күренүенчә, Башкорт дәүләт медицина университеты ординаторлары Илдар Рәис улы Апсалямов, Рузил Зөфар улы Галиев һәм Руслан Рамил улы Фәхретдинов, шулай ук 21нче Уфа дәваханәсе бүлеге мөдире Рәмилә Зәйнулла кызы Батраева Лука Крымский медале белән бүләкләнгән.

Бу дәүләт бүләге танылган хирург, архиепископ Симферопольский һәм Лука Кырымсий хөрмәтенә аталган һәм сәламәтлек саклауда күрсәткән хезмәтләре өчен тапшырыла. Россия Президенты Указы белән 2020 елның 19 июнендә гамәлгә кертелде.

Башинформ

Автор:
Читайте нас: