Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2022, 09:49

Түбән Карыш авылыннан курчаклар эшләү остасы Вәрия Закирҗанова

Алтын куллы ханым моннан җиде ел элек мавыктыргыч шөгыльне үз иткән.     

Түбән Карыш авылыннан курчаклар эшләү остасы Вәрия Закирҗанова
Түбән Карыш авылыннан курчаклар эшләү остасы Вәрия Закирҗанова

 

Алтын куллы ханым моннан җиде ел элек мавыктыргыч шөгыльне үз иткән.     

 

Әлеге көндә үз куллары белән тудырган курчакларының төгәл санын хәтерләми. Бары ун курчагы авыл мәдәният йорты фойесында бай күргәзмәдә тупланган.

-Интернет челтәрендә күреп калдым да, тотып эшләргә булдым. Беренче курчакларым ике убырлы карчык һәм менә шушы йорт хуҗасы, — дип эшләре белән таныштырды безне Вәрия Мәҗит кызы.

Түбән Карыш авылына күрше Борай районының Иске Тукран авылыннан килен булып төшкән ул. Инде зур әни булган. Авылдагы “Смешарики” балалар бакчасында эшли. Оста куллы апалары үткәргән рәсем занятиеләрен сабыйлар көтеп ала, диләр.

Курчаклар турында башлаган сүзне дәвам итик. Ул аларны кул астындагы төрле материал кулланып, төрле техникада башкара.

Курчакларның башын эшләү өчен мамык, синтепон, төймәләр, чәченә йон, җеп, парик, шиньон һәм башка материаллар куллана.

—Курчакларынмы дусларга, туганнарга, балаларга бүләк итәм. Югары Карыш урта мәктәбенә бүләк иткән әйберләрем күп, — ди Вәрия апа. Бер курчакны эшләр өчен ким дигәндә өч көн үтә, ди. Ә киемнәрен тегүгә бер көн вакыт кирәк икән. Бирелеп, күз нурларын салып, күңел байлыгын, фантазиясен эшкә җигеп эшли ул. Шуңа аның эшләре көлеп тора, ихлас йөзлеләр, чын әкият геройларын хәтерләтәләр. Балалар да мәдәният йортына килеп керүгә курчакларга үреләләр, уйныйлар,  курчаклар телендә “сөйләшәләр”, гөрл киләләр. Һәр курчакка сакчыл карашталар.

Лилия Фәүзетдинова әйтүенчә, Вәрия Закирҗанованың эшләре күргәзмәләрдән кайтып керми. Тегәр, бәйләр, үрер өчен өендә эш кабинеты булдырган ул. Мәдәният хезмәткәрләре нинди эшкә заказ бирсәк, шуны әзерләп өлгертә, диләр. Әле күптән түгел Магашлы-Алмантай авылында, “Аек авыл 2021” республика бәйгесе чикләрендә узган чара чикләрендә карачкы эшләргә кирәк булгач, карачкы эшләгән. Бәйгедә икенче урын алдылар. Коймак пешерү осталары бәйгесендә дә Вәрия Закирҗанова пешереп өй формасында өйгән тәбикмәк композияциясе призлы урынга лаек булды.

Кулы яткан эшләре болар белән генә бетми әле Вәрия апаның. Ул ыргак белән үреп чәчәкләрдән гөлләмәләр эшләүче дә, иске гәзит калдыкларыннан кәрзиннәр үрүче дә, бу максатларга куллануда булган носкилар кулланып та эшли. Изолоннан яктырткычлар, гөлләмәләр, авыл күренешен сурәтләгән искиткеч копмозициясе , төрле техника кулланып башкарылган паннолары, картиналары күп санлы күргәзмәләрне бизәгән, Түбән Карыш авылын билгеле иткән.

Район, республика бәйгеләрендә катнаша, көчен сыный Вәрия Мәҗит кызы. Төрле Дипломнар, Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр — шул чаралар истәлекләре. Бернчә ел элек өлкән яшьтәгеләр арасында оештырылган “Мин яратам сине, тормыш!” дип аталган район һәм республика бәйгеләрендә Түбән Карыш авылы даны уңышлы яклады.

Матур хыяллар, алга зур планнар белән яши Вәрия апа. Кайда нинди яңалык күрә, барысын да тотып эшләп карый, үзенең дә бай фантазиясен куша.

Уңышлар телик кул эшләре остасына!

Газим Талипов фотолары

Түбән Карыш авылыннан курчаклар эшләү остасы Вәрия Закирҗанова
Түбән Карыш авылыннан курчаклар эшләү остасы Вәрия Закирҗанова
Түбән Карыш авылыннан курчаклар эшләү остасы Вәрия Закирҗанова
Түбән Карыш авылыннан курчаклар эшләү остасы Вәрия Закирҗанова
Автор:
Читайте нас: