Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2022, 15:15

Мондый кыстыбыйны кем яратмасын?!

 Эчлеккә кем - бәрәңге измәсе, берәүләр тары боткасы сала.

Мондый кыстыбыйны кем яратмасын?!
Мондый кыстыбыйны кем яратмасын?!

 

Эчлеккә кем - бәрәңге измәсе, берәүләр тары боткасы сала.

 

 Әмма, ничек кенә булмасын, бу ризыкны күпләр ярата! Аны пешерү өчен 1 йомырка, 1 стакан сөт, 1/3 стакан сыек май, 2 аш калагы кибет каймагы, 2 аш калагы кайнаган атланмай һәм чамалап тоз, он салып, камыр басабыз...

Камырны басканда соң бер сәгатьтә җылыда тотсаң, җиңел җәелә.

Җәймәләрне майсыз табада ике ягын әйләндереп пешереп алгач, теләк буенча эченә изелгән бәрәңге, яисә пешкән тары ярмасы салып капларга мөмкин. Уңып, юка, матур гына булып пешә!

Ашларыгыз тәмле булсын!

Чыганак:  “Ейәнсура таңдары”

Автор:
Читайте нас: