Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2022, 08:21

Башкортстанда ни өчен кәбестәгә хаклар арткан?

Моның сәбәпләрен Андрей Назаров аңлатты.

Башкортстанда ни өчен кәбестәгә хаклар арткан?
Башкортстанда ни өчен кәбестәгә хаклар арткан?

 

Моның сәбәпләрен Андрей Назаров аңлатты.

 

БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә Башкортстан кибетләре киштәләрендә кәбестәнең кыйммәтләнү сәбәпләрен аңлатты.

Аның сүзләренә караганда, бәяләрнең артуы, беренче чиратта, узган елның корылыклы сезонына бәйле, ул безнең аграрийларның уңыш күләменә йогынты ясады һәм безнең продукт запасы тизрәк бетте. Шуны аңларга кирәк, бу сезонлы продукт, сентябрь аенда, уңыш җыйганда бәясе апрель-май айларына караганда түбәнрәк.

Икенче сәбәбе-курс аермасы, ул продуктны башка илләрдән сатып алганда бәя хасил итүгә тәэсир итә. Хәзер киштәләрдә, нигездә, якын чит илләрдән кертелгән кәбестә.

"Агроклиматик шартлар аркасында аны үстерә алмаганда, кәбестә җитештерә торган илләр белән озак вакытлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк,-дип язды Андрей Назаров. - Бу бәя хасил итүгә күбрәк якын килергә ярдәм итәчәк. Мондый эш инде Казахстан һәм Үзбәкстан белән алып барыла".

Башинформ

Автор:
Читайте нас: