Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2022, 12:20

Балтач үсмерләре республика бәйгесенең Гран-приен һәм I дәрәҗә диплом яулады!

Әлшәй районында үткән “Башкортстан энҗеләре” республика конкурс-фестивалендә катнашып Балтач районы укучылары зур җиңү яулап кайтты.

2006-2007 уку елыннан башлап оештырыла һәм үткәрелә бу бәйге. Анда үсеп килүче буын вәкилләре башкорт халкының гореф-гадәтләре, йола, уеннары, үз җиреңнән чыккан күренекле тарихи шәхесләрен сәхнәләштереп күрсәтә.

Быел ул чара унбишенче тапкыр үтте. Ел саен Әлшәй районының Раевка касабасында үткән бәйгедә балтачлылар җиденче тапкыр чыгыш ясадылар. Бу юлы районның балалар иҗаты үзәге белән берлектә, 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбенең “Тамсылар” фольклор коллективы үз җиребездән чыккан күренекле шәхес, филология фәннәре докторы Әхнәф Ибраһим улы Харисовның образын гәүдәләндерде. Бу күренештә Ә. Харисовның гаиләсе сурәтләнде.

—Төп герой — Әхнәф Ибраһим улы Харисовның образын 11нче класс укучысы Тимур Әхмәдуллин уйнады һәм якташының образын тулы итеп ача алды. Бу конкурста гына төп геройга Гран-при бирелә. Ул зур бүләккә Тимур Әхмәдуллин лаек булды. Ә коллектив I дәрәҗә диплом яулады!— ди коллективның җитәкчесе Гөлчирә Мөкыймова.

Актер осталыгыннан тыш та сәләтләрен күрсәткән укучылар. Тугызынчы класс укучысы Илмир Вәлиәхмәтов “Халык җырларын оста башкаручы” номинациясендә җиңүче булган.

Әхнәф Харисовның анасы ролен 9 класс укучысы Нейла Мәхмутова оста башкарган. Шулай ук 8 класс укучысы Камил Җиһангиров курайда, 7 класс укучысы Мирас Шәймөхәмәтов курайда уйнап, башкорт биюләре белән тамашачыны таң калдырган. Тугызынчы класс укучылары Эвелина Галәветдинова, Лилия Шәихова, Азалия Суфиярова (10 класс), төп рольне башкарган Тимур Әхмәдуллин кубызда уйнадылар.

Башкортстанның 16 районыннан командалар катнашты бәйгедә. Тәүдә оештыручылар видеоларны онлайн – форматта карадылар. Аннары бәйгечеләр Раевкада чыгыш ясадылар.

—“Галим буласым килә...” дигән күренешнең сценарий авторы Гөлнара Шәймөхәмәтова. Аңа бик рәхмәтлебез. Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Гөлфирә Хәсәнова, мәктәпнең оештыручы-педагогы Зифина Әхмәдуллина образларны ачу, тамашачыга җиткерү өстендә үсмерләр белән нәтиҗәле эшләделәр. Шуңа да чыгышыбыз югары бәһага лаек булды. Афәрин, укучылар! — ди Гөлчирә Хөрмәт кызы.

Балтач үсмерләре республика бәйгесенең Гран-приен һәм I дәрәҗә диплом яулады!
Балтач үсмерләре республика бәйгесенең Гран-приен һәм I дәрәҗә диплом яулады!
Балтач үсмерләре республика бәйгесенең Гран-приен һәм I дәрәҗә диплом яулады!
Балтач үсмерләре республика бәйгесенең Гран-приен һәм I дәрәҗә диплом яулады!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: