Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2022, 17:13

740 меңнән артык россияле булачак пенсия күләме турында хәбәрнамә алды

Сезгә дә шундый хәбәр килмәдеме?

740 меңнән артык россияле булачак пенсия күләме турында хәбәрнамә алды
740 меңнән артык россияле булачак пенсия күләме турында хәбәрнамә алды

 

Сезгә дә шундый хәбәр килмәдеме?

 

Россия Пенсия фонды сайтында 740 меңнән артык россияленең булачак пенсия күләме турында хәбәрнамә алуы турында хәбәр ителә.

Хәбәр нигезендә, гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмалары өлешендә пенсия хокуклары турында актив мәгълүмат бирү 2022 елдан башланды. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән узган ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә. Мәгълүматлар өч елга бер тапкыр киләчәк.

“Бүгенге көндә формалашкан пенсия һәм пенсия тупланмалары күләме турындагы мәгълүматны 740 меңнән артык кеше алды", — диелә хәбәрдә.

Мәгълүмати хат гражданнарны картлык буенча иминият пенсиясенә хокук алу шартлары белән таныштыра, пенсиягә чыкканчы тагын күпме стаж алырга кирәклеге, шулай ук пенсиянең фаразланган күләме турында мәгълүматларны үз эченә ала.

Чыганак: РИА Новости

Автор:
Читайте нас: