Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель 2022, 14:13

Куакларны эшкәртергә вакыт җитте

Гади гына ысул бакчачыларны күп бәладән коткарыр.

Куакларны эшкәртергә вакыт җитте
Куакларны эшкәртергә вакыт җитте

 

Гади гына ысул бакчачыларны күп бәладән коткарыр.

 

Бакчада кар күп әле. Куаклар һәм агач янына барырлык түгел. Шуңа социаль челтәрләрдә Әбҗәлил районнан Фәридә апа Сәлимҗанованың бакчасында куакларны эшкәртеп йөрүен күргәч, күз кызыгып китә. Тагын бер-ике атнадан җир кардан ачылса, күп бакча эшләренә чумабыз. Әлегә, кемнең форсаты бар, куакларны эссе су һәм дарулар белән эшкәртеп калырга киңәш итәм.

Елдан-ел бакчадагы уңышка һөҗүм иткән корткычлар күбәя. Аларга каршы кулланылган инсектицидлар, фунгицидлар, пестицидлар исемлеге озыная, тик күпчелек очракта авыруга каршы тора алмый. Бу җәһәттән бакчачыларда да гаеп бар: я вакытында эшкәртмиләр, яисә мәлен туры китерә алмыйлар.

Бик гади тоелса да, куакларны эссе су белән коендыру күп проблемаларны искәртергә ярдәм итә. Беренчел чиратта эссе су карлыганда кышлаган талпанны юк итә. Бу талпан, яз җитү белән бөре эчендәге яфракны ашый һәм уңышка зур зыян китерә.

Ончыл чыкка каршы эссе суның ярдәме дә шактый. Көн җылыну белән бу авыру шаша башлый, һәм чаралар күрелмәгән очракта, җәй уртасына куакның коруы мөмкин. Бу авыруга карлыган һәм крыжовник аеруча тиз бирешә.

Эссе су куакның тамырына зыян китерер дип куркырга ярамый. Кайнар су белән эшкәрткәннән соң, куакта чәчәкле береләр саны да бермә-бер арта икәнен исегездән чыгармагыз.

Кар эрешмәс борын җиләкләрне дә эссе су белән эшкәртергә була. Бу очракта суның температурасы 50 – 60 градус чамасы булырга тиеш. Ә җәй дәвамында җиләкне 45 – 50 градус чамасындагы су белән эшкәртергә кирәк. Лайлалы әкәм-төкәм, төрле бетләрдән бу ысул әйбәт саклый. Ә менә куакларны эшкәрткәндә су температурасы 60 – 70 градус чамасы булырга тиеш. 80 градустан югарырак булса, су бетләрне генә түгел, бөреләрне дә үтерәчәк. Әйе, суга тамчы марганцовка өстәгәндә, тагын да уңай булачак. Сыекчаны лейка аша гына коярга була. 8 – 10 литрлы чиләк ике куакка һәм 4-5 квадрат метрда утырган җиләккә җитәчәк. Иң мөһиме бу киңәше кар эрегәнчегә кадәр кулланырга кирәк.

 

Фәридә САЛИМЯНОВА, Әбҗәлил районы:

 

- Бу алымны ел да кулланам. Эссе су койсаң, куаклар иртәрәк уяна, авырмый. Дарулар сайлаганда исә үзебездә җитештерелгән зыянсызларга өстенлек бирәм. Дару алыр алдыннан инструкциясен җентекле укып чыгам. Кызым Нәркәс ялга кайтты, форсаттан файдаланып, икәүләп крыжовник, карагатларның бөтен төрләренә, жимолость куагына дару һәм эссе су сиптек. Тагын елдан-ел кулланган ышанычлы ысулым бар: суган кабыгы төнәтмәсе кулланам. Дару сиптерер алдыннан бер-ике көн алдан суган кабыгы төнәтмәсен сибеп чыгам. Аны лейка белән никадәр койсаң да, зыян итмәс.

Фото: Фәридә Сәлимҗанованың сәхифәсеннән алынды

Сурәттә - аның алыштыргысыз ярдәмчесе, кызы Нәркәс

Автор: төркемдәшебезЛилия Нуретдинова

Автор:
Читайте нас: