Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель 2022, 12:51

Иске Балтачта ветеран Рәйнә, Әхнәф Мазһаровлар өйләрендә тавыш бирделәр

Балтач районында 1161 санлы Комсомол сайлау участогында Иске Балтач авыл биләмәсе советына өстәмә депутатлар сайлау дәвам итә.

Участок сайлау комиссиясендә тавыш бирәчәк 541 сайлаучының 42се өйләрендә тавыш бирү турында гариза биргән. Алар арасында 90 яшьне узган Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны, районның Мактаулы гражданины Әхнәф Мазһаров һәм аның тормыш юлдашы, педагогик хезмәт ветераны Рәйнә Гатуф кызы да бар.

Сәгать унбердән соң участок сайлау комиссиясе әгъзалары күчмә урна белән өйләрендә тавыш бирүчеләнең өйләренә юлландылар.

—Илләр тыныч булсын! Депутатлыкка лаеклы кандидат өчен тавышларыбызны биреп үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәдек, — ди ветераннар.

Иске Балтачта ветеран Рәйнә, Әхнәф Мазһаровлар өйләрендә тавыш бирделәр
Иске Балтачта ветеран Рәйнә, Әхнәф Мазһаровлар өйләрендә тавыш бирделәр
Иске Балтачта ветеран Рәйнә, Әхнәф Мазһаровлар өйләрендә тавыш бирделәр
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: