Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель 2022, 14:30

Башкортстанда көпчәкле йортлар җитештерә башладылар

Тәгәрмәчле өйләрне Kami camper компаниясеннән Уфа эшкуарлары ясый башлады.

Башкортстанда көпчәкле йортлар җитештерә башладылар
Башкортстанда көпчәкле йортлар җитештерә башладылар

 

Тәгәрмәчле өйләрне Kami camper компаниясеннән Уфа эшкуарлары ясый башлады.

 

Бизнесменнарның стартаплары турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге битендә сөйләде.

"Асылда, бу автомобиль өчен тагылма, ул ерак араларга сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә, уңайлы. Чит илдә мондый транспорт бик популяр, Россиядә мондый җитештерүләр әлегә аз", - дип язды Радий Хәбиров.

Идея авторларының сүзләренә караганда, аларның көпчәкләрдәге йортлары бер үк вакытта җиңел һәм җылы. Эчендә кирәкле бөтен нәрсә дә бар, кояш панельләре дә урнаштырырга мөмкин, алар электрны техника эшләү өчен бирәчәк. Тагылма-йортларны Башкортстан һәм Русия буйлап сәяхәтләр өчен прокатка алырга була.

«Минемчә, оештырылган турларга „кыргыйлар“ сәфәрен өстен күрүчеләр өчен гадәти булмаган карар», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Радий Хәбиров шулай ук мондый тагылмалар — сәяхәт итәргә яратучыларга менә дигән альтернатива, димәк, эчке туризмны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр дә, бизнесны бер искиткеч идея нигезендә төзергә мөмкин дигән фикер белдерде.

Элегрәк Башкортстанның Дәүләт туризм комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Ринат Фәтхуллин хәбәр иткәнчә, 2022 ел сезонында Башкортстанда караванингны үстерү планлаштырыла.

 

Башинформ

Автор:
Читайте нас: