Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель 2022, 11:29

Балтачта халык сайлауда актив катнаша

Бүген, 3 апрель көнне, 1161 санлы Комсомол сайлау участогында Иске Балтач авыл биләмәсе советына өстәмә депутатлар сайлау бара.

Балтачта халык сайлауда актив катнаша
Балтачта халык сайлауда актив катнаша

 

Бүген, 3 апрель көнне, 1161 санлы Комсомол сайлау участогында Иске Балтач авыл биләмәсе советына өстәмә депутатлар сайлау бара.

 

Иртәнге 7.00 сәгатьтә участок сайлау комиссиясе  эш башлады. Егерме өченче мартта икенче апрельгә кадәр алдан тавыш бирү оештырылды. Бу көннәрдә, сайлау көнендә урында тавыш бирә алмаган 80 сайлаучы тавыш бирде.

—42 кеше (картлык һәм мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле) өйдә тавыш бирәчәкләр, — ди участок сайлау кмиссиясе рәисе Руфина Субушева.

Сайлау участогында 541 сайлаучы тавыш бирәчәк. Иртәнге 11.00  сәгатькә 30 кеше килеп үзләренең гражданлык бурычын үтәргә өлгергән иде.

Сайлау тыныч шартларда дәвам итә.

Балтачта халык сайлауда актив катнаша
Балтачта халык сайлауда актив катнаша
Балтачта халык сайлауда актив катнаша
Балтачта халык сайлауда актив катнаша
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: