Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель 2022, 18:57

Балтач спортчысы өстәл теннисы ярышларында сынатмады

Яңа Тәтешле авылында узган ярышлардан райондашыбыз призлы икенче урын алып кайтты.

Тәтешле районының Яңа Тәтешле авылында Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган Радик Галимҗан улы Рәхимов кубогына өстәл теннисы буенча (18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында) традицион, ел саен үткәрелә торган ярышлар узды.

Анда Тәтешле, Аскын, Калтасы, Балтач һәм Куяды районнарының авыл биләмәләре спортчылары катнашты. Безнең район данын  Оксана Владимировна Ковалева лаеклы яклады, көндәшләреннән калышып, призлы 2 урынны алды! Лаеклы җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез, ди спортчыга районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелеге.

Балтач спортчысы өстәл теннисы ярышларында сынатмады
Балтач спортчысы өстәл теннисы ярышларында сынатмады
Балтач спортчысы өстәл теннисы ярышларында сынатмады
Автор:
Читайте нас: