Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2022, 18:50

Валентина Матвиенко календарьга яңа ял көне өстәргә чакырды

Нинди көн турында әйтә соң ул?

Валентина Матвиенко календарьга яңа ял көне өстәргә чакырды
Валентина Матвиенко календарьга яңа ял көне өстәргә чакырды

 

Нинди көн турында әйтә соң ул?

 

2 апрельдә билгеләп үтелгән Россия һәм Белоруссиянең бердәмлеге көне ике илдә дә календарьда эшләми торган көн булырга тиеш, дип белдерде Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко. Аның фикеренчә, бу бәйрәм "Россия көне һәм Халыклар бердәмлеге көне белән бер рәткә басарга тиеш".

Бу хакта Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко шәхси Telegram-каналында белдерде.

«Быел бәйрәм ял көннәренә туры килде. Хәер, минемчә, бу минем фикерем, безнең халыклар бердәмлеге көне календарьда бәйрәм кебек кенә түгел, эшләми торган көн буларак та урын алырга тиеш. Россиядә дә, Белоруссиядә дә. Чөнки безнең гражданнарга, чыннан да, бәйрәм итәр нәрсәләр бар», — дип чакырды сенатор календарьга яңа кызыл көннн өстәргә.

Федерация Советы спикеры истәлекле дата турында искә төшерде — 25 ел элек ике дәүләтнең интеграциясенә старт бирелде. Аның фикеренчә, бу бәйрәмне иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе итеп билгеләргә кирәк, һәм ул «Россия көне һәм Халыклар бердәмлеге көне белән бер рәткә басарга тиеш».

Элегрәк Матвиенко Россиядән киткән Көнбатыш компанияләренең милкен национализацияләүгә каршы чыгыш ясаган иде. Ул Көнбатыш компанияләренә Россиядә эшне дәвам итү-китмәүләрен үзләре билгеләргә кирәк, дип саный. “Бу уңайдан безнең үз сценарийлар, үз тәкъдимнәребез бар”, - дип белдерде ул.

Чыганак: Lenta.Ru

Автор:
Читайте нас: