Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2022, 19:06

Уфадан Приютовога беренче "Карлыгач" юлга чыкты

Бу - республикадагы югары тизлектәге икенче маршрут.

Уфадан Приютовога беренче "Карлыгач" юлга чыкты
Уфадан Приютовога беренче "Карлыгач" юлга чыкты

 

Бу - республикадагы югары тизлектәге икенче маршрут.

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә тагын бер югары тизлектәге маршрут ачылуы турында хәбәр итте.

"Бүген Уфадан Приютовага республикадагы беренче "Карлыгач" очты. Бу юнәлештәге "Көнбатыш экспресс"ны 31 гыйнварда озаткан идек. Ике ай эчендә аннан 12714 кеше файдаланган.

Гыйнвар азагыннан бу маршрут буенча йөргән поезд да заманча. "Карлыгач" сыйдырышлырак – урыннар саны 361 дән 414 кә кадәр арттырылган. Эчендә – уңайлы утыргычлар, аларның артында күтәреп куела торган бәләкәй өстәлләр, телефонны заядкалый торган розеткалар. Поездда хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен дә хезмәт тудырылган. Тышта һава торышы нинди булуга карамастан, көчле климат системасы салонда уңайлы температураны тота. Юлга 2 сәгать 55 минут вакыт китә.

Бу - безнең югары тизлектәге икенче маршрут. Беренчесенә, Ырымбурга юлланганда да, ихтыяҗ зур. Тагын бер "Карлыгач"ны туристлар арасында киң танылу яулаган юнәлеш – Белорет ягына юнәлтергә ниятлибез.

Шунысы мөһим: тимер юл транспорты күчмә состав һәм тизлек җәһәтеннән дә уңайлыга әверелә, шулай ук поездларның ныклы уйланылган маршрутизациясе төзелгән, билет алу өчен мобиль кушымталар эшли, федераль һәм төбәк льготалар системасы бар.

"Русия тимер юллары"ннан коллегаларыбызга рәхмәт, алда безнең берлектәге проектларыбыз шактый. Ә пассажирларга уңайлы һәм хәвефсез юл телим", – дип язган Радий Хәбиров.

Чыганак: vk.com/wall413272232

Фото: vk.com/wall413272232

Автор:
Читайте нас: