Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2022, 07:00

Түбән Карыш авылында “Каникул уеннары” тәмам

Түбән Карыш авыл китапханәсе һәм мәдәният йортында укучыларның язгы каникул көннәрендә балалар һәм үсмерләр өчен төрле мавыктыргыч чаралар үтте.

Каникулның соңгы көнендә авылда яшәгән, яшь кашыкчылар ансамбле әгъзалары һәм кунакка кайткан кызлар һәм малайлар төрле уеннар уйнарга җыелды. Китапханәче Рида Гомәрова белән мәдәни чараларны оештыручы Лилия Фәүзетдинова “Көлегез, көлегез, шифасы бар, белегез”, дигән чарада каршыладылар. Комедиялар, кинофильмнар турында әңгәмә кордылар, викторина сорауларына җаваплар эзләттеләр. Иң кызыгы — үсмерләр әкият геройлары булып төрле күренешләрне сәхнәләштерделәр.

Аннары дәртле уенда көч сынаштылар, җитезлектә ярыштылар. Уенның соңында оештыручылар кулыннан бүләкләр алып, сөенеп, мондый чараларның алдагы каникул көннәрендә дә оештырылуын теләп таралыштылар.

Түбән Карыш авылында “Каникул уеннары” тәмам
Түбән Карыш авылында “Каникул уеннары” тәмам
Түбән Карыш авылында “Каникул уеннары” тәмам
Түбән Карыш авылында “Каникул уеннары” тәмам
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: