Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2022, 19:51

Башкортстанда кабат гадәттән тыш һава торышы көтелә

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә.

Башкортстанда кабат гадәттән тыш һава торышы көтелә
Башкортстанда кабат гадәттән тыш һава торышы көтелә

 

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә.

 

Республикада кабат начар күренешләр көтелә: җепшек кар, бозлавык, төнлә урыны белән җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, автомобиль юлларының аерым участокларында күренү 500 метр һәм аннан да кимрәк.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълуматлары буенча, якындагы төннәрдә болытлы һава торышы көтелә. Җепшек кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән уртача, төнлә һәм иртән аерым районнарда җепшек кар электрүткәргечләргә һәм агачларга сарылачак, юлларда бозлавык, кар көртләре. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр тизлектә исәчәк, төнлә урыны белән 18 м/с га кадәр,төнлә һава температурасы 0, -5 градус, төньяктан -10, көндез +1,+6. Автомобиль юлларының аерым участокларында 500 метр һәм аннан да кимрәк күренү начарлана.

Башинформ

Автор:
Читайте нас: