Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель 2022, 08:50

Россиядә 8-17 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр 1 апрельдән гамәлгә кертелә

Түләү өчен гаризалар 1 майдан кабул ителәчәк. Кем күпме алачак?

Россиядә 8-17 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр 1 апрельдән гамәлгә кертелә
Россиядә 8-17 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр 1 апрельдән гамәлгә кертелә

 

Түләү өчен гаризалар 1 майдан кабул ителәчәк. Кем күпме алачак?

 

Россиядә 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнгән түбән керемле гаиләләргә ай саен бирелә торган яңа түләүләр кертелә. Түләүләргә гаризалар 1 майдан кабул ителәчәк, әмма түләүләр 1 апрельдән башланачак.

 РФ Президенты Владимир Путин сигез яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык акчалата түләү турындагы указга кул куйды.

Түләү җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Пособиене билгеләгәндә мохтаҗлыкка комплекслы бәя биреләчәк: гаилә керемнәре, мөлкәт белән тәэмин ителеш һәм ата-аналарның эш белән тәэмин ителеше исәпкә алына. Пособие 12 айга билгеләнә.

Түләүнең база күләме балага төбәк яшәү минимумыннан 50% тәшкил итәчәк-ил буенча уртача алганда, бу балага якынча 6 150 сум. Бу күләмдә пособиене билгеләгәндә гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан азрак кала икән, пособие төбәк яшәү минимумының 75% ы күләмендә билгеләнәчәк. Бу күләмдә пособиене билгеләгәндә, гаилә кереме барыбер төбәк яшәү минимумыннан кимрәк кала икән, пособие төбәк яшәү минимумыннан 100% күләмендә билгеләнәчәк.

Пособиеләр социаль казначылык принциплары буенча: бер гариза буенча өстәмә документлар җыюсыз биреләчәк. Гаризалар 1 майдан кабул ителәчәк, әмма түләү апрель ае өчен дә исәпләнәчәк. Түләүне 5 миллионнан артык баланың ата-аналары ала алачак, өстәвенә, ул яшь төркеменә эләккән гаиләдәге барлык балаларга да билгеләнә ала.

Чыганак: ТАСС

Автор:
Читайте нас: