10 минутта әзерләнә торган бу камырны киң кулланырга була.
Моның өчен 200 г маргарин (бүлмә температурасында булырга тиеш), 1 йомырка сарысы, 100 мл кибет каймагы (кефир, оеган сөт тә ярый), 1 чеметем тоз, 500 г он кирәк.
Онга маргарин салып, уарга. Аннан йомырка сарысы, каймак кушарга. Кулга ябышмаслык итеп камыр басарга да суыткычка куярга. Бу камырдан бөккән, печенье һ.б. җаның теләгән тәмлекәч пешерергә мөмкин.
“Йәшлек”тән