Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель 2022, 15:15

Башкортстанда пенсионерларның ял итәргә бару өчен сертификат алу мөмкинлеге бар

15 апрельдән Башкортстанда пенсионерларга ял итү өчен сертификатлар бирә башлаячаклар

Башкортстанда  пенсионерларның  ял итәргә бару өчен сертификат алу мөмкинлеге бар
Башкортстанда пенсионерларның ял итәргә бару өчен сертификат алу мөмкинлеге бар

Иске Балтач. 1 апрель - "Балтач таңнары".  15 апрельдән Башкортстанда пенсионерларга ял итү өчен сертификатлар бирә башлаячаклар.

 

Башкортстанда пенсионерлар һәм инвалидлар өчен юлламаларны компенсацияләүгә сертификатлар бирү  15 апрельдән башлана, дип хәбәр итә республика Халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Сертификатларны  Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалларында   шулай ук пенсионерлар һәм инвалидлар теркәлү урыны буенча «Гаилә» районара үзәкләрендә алырга мөмкин булачак.

Юлламалар " Башкортстан Республикасында эчке һәм  тышкы  туризмны үстерү” программасы кысаларында компенсацияләнә. Быел республикадан  905 кешене гомум суммасы 7,8 миллион сумлык туристик  юлламалар белән тәэмин итү планлаштырыла. Эксперт советы  Башкортстандагы  маршрутлар  буенча пенсионерлар һәм инвалидлар өчен 165 социаль тур сайлаган.

Автор:
Читайте нас: