Новости
31 Марта 2022, 04:22

Түбән Карыш авылында яшь кашыкчылар ансамбле эшли

Түбән Карыш авылы китапханәчесе  Рида Гомәрова һәм мәдәни чараларны оештыручы Лилия Фәүзетдинова яшь кашыкчыларның фольклор дәресен үткәрделәр.

Түбән Карыш авылында яшь кашыкчылар ансамбле эшлиТүбән Карыш авылында яшь кашыкчылар ансамбле эшли
Түбән Карыш авылында яшь кашыкчылар ансамбле эшли

 

Түбән Карыш авылы китапханәчесе  Рида Гомәрова һәм мәдәни чараларны оештыручы Лилия Фәүзетдинова яшь кашыкчыларның фольклор дәресен үткәрделәр.

 

Авыл мәдәният йортында ун елга якын инде шушындый үзенчәлекле ансамбль уңышлы эшләп килә. Монысы аның яңа составы.

Кашыклар, белүебезчә, рус халкының иң үзенчәлекле һәм популяр сукма уен коралларының берсе булды һәм шулай булып кала да.

Ансамбльдә шөгыльләнгән кызлар һәм малайлар авыл күләмендә үткәрелгән төрле мәдәни чараларны  үзләренең чыгышлары белән бизиләр.

—Репертуарда, нигездә, урыс халык көйләре. Үзебез һәм балалар кашыклар сатып алдык. Балалар бик теләп шөгыльләнәләр. Ансамбльнең җитәкчесе Рида Гомәрова балаларны фольклор традицияләре белән таныштыру буенча актив эш алып бара, — ди Лилия Фәүзетдинова.

Түбән Карыш авылында яшь кашыкчылар ансамбле эшли
Түбән Карыш авылында яшь кашыкчылар ансамбле эшли
Түбән Карыш авылында яшь кашыкчылар ансамбле эшли
Түбән Карыш авылында яшь кашыкчылар ансамбле эшли
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас