Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2022, 07:30

Россиядә спортчыларның хезмәт хакына чикләү кертелерме?

РФ спорт министры шундый чикләүләр кертергә чакырды.

Россиядә спортчыларның хезмәт хакына чикләү кертелерме?
Россиядә спортчыларның хезмәт хакына чикләү кертелерме?

 

РФ спорт министры шундый чикләүләр кертергә чакырды.

 

РФ спорт министры Олег Матыцин Россиядә спортның команда төрләрендә катнашкан спортчылар өчен хезмәт хакларына чикләүләр кертергә чакырды.

«Бу катлаулы шартларда хезмәт хакларын чикләү безнең иң яхшы спортчыларга тыйнаграк булырга һәм Көнбатыш спортчыларына ориентлашмаска кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк. Минималь хезмәт хакын билгеләргә кирәк, ә калган табышларны премия сыйфатында түләргә мөмкин. Мәсәлән, кертелгән голлар һәм нәтиҗә өчен. Бу шактый экономия булачак», — дип «СЭ» Матыцин сүзләрен китерә, аны ул Мәскәүдә узган Sport Forum Live 2022 форумы кысаларында әйткән.

Хәтергә төшереп үтик, 28 февральдә Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) спорт федерацияләре адресына мөрәҗәгать белән чыкты һәм аларга илебез һәм Белоруссия атлетларын теләсә нинди ярышларга кертмәскә тәкъдим итте.

Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) һәм Ауропа футбол ассоциацияләре берлеге (УЕФА) Россия җыелма командасын һәм ил клубларын әлеге оешмалар эгидасы астында халыкара турнирларда катнашудан читләштерергә карар кылды.

ЧыганакГазета.Ру

Фото чыганагыРИА "Новости"

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: