Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2022, 11:35

Нөркә авыл биләмәсе авылларында юллар кардан тазартыла

Язның соңгы көннәрдәге көчле бураннар бу төбәктә яшәүчеләргә өстәмә мәшәкатьләр тудырды.

—Инде бураннар булмас дигән идек тә, бөтен дөньяны тутырып явып үтте. Шушы көннәрдә 3 авылның да урамнарын чикләнгән җаваплылыктагы ,,Агропродукт” җәмгыяте директоры Марат Хәйруллин авыл урамнарын кардан ачуны тәэмин итте. Ул бездә тендеры җиңде. Быелгы кыш карга бик бай булды. Безнең авыл урамнары аркылыга урнашу сәбәпле, иң күп кар безнең авылларда булды. Кышын юл өзлеклеге булмады дип әйтәлмим, чөнки 3 авылны да бер үк сәгатьтә ачалмыйбыз. Һәр авылны көн буе да ачарга кирәк чаклар булды. Имән авылындагы барлык урамнарны да Т-150, ДТ-75 тракторлары ачты, Нөркә, Усман авыллары урамнарын автогрейдер ГС - 14.02, МТЗ-82 тракторы кардан арындырды, — ди авыл биләмәсе башлыгы Флидә Гыйндуллина.

Авыллар халкы хезмәтләндерүчеләр эшеннән канәгатьләр.

Нөркә авыл биләмәсе авылларында юллар кардан тазартыла
Нөркә авыл биләмәсе авылларында юллар кардан тазартыла
Нөркә авыл биләмәсе авылларында юллар кардан тазартыла
Нөркә авыл биләмәсе авылларында юллар кардан тазартыла
Нөркә авыл биләмәсе авылларында юллар кардан тазартыла
Нөркә авыл биләмәсе авылларында юллар кардан тазартыла
Нөркә авыл биләмәсе авылларында юллар кардан тазартыла
Нөркә авыл биләмәсе авылларында юллар кардан тазартыла
Автор:
Читайте нас: