Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2022, 10:31

Башкортстанда ювелир кибет хезмәткәре 5 миллион сумлык алтын урлаган...

Бу хакта республика прокуратурасы хәбәр иткән.

Башкортстанда ювелир кибет хезмәткәре 5 миллион сумлык алтын урлаган...
Башкортстанда ювелир кибет хезмәткәре 5 миллион сумлык алтын урлаган...

 

Бу хакта республика прокуратурасы хәбәр иткән.

 

Салаватта яшәүче бер ханым 5 миллион сумнан артык бәядәге ювелир эшләнмәләре урлауда гаепләнә, Аңа карата “Хезмәт вазифасыннан файдаланып, милекне үзләштерү” маддәсе буенча (РФ ҖК 160 ст. 4 өлеше) җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның декабреннән 2020 елның ноябренә кадәр ювелир кибетенең сәүдә залы администраторы ялган товар белән тәэмин итүче складына кире кайтару рәвешендә 60тан артык әйбер биргән. Моннан тыш, хатын 150дән артык бизәнү әйберен, шулай ук халыктан сатып алынган ювелир эшләнмәләрен урлый.

Урланган әйберләрне ул ломбардка тапшыра, ә алынган акчаларны үзе теләгәнчә сарыф итә. Аның гамәлләре нәтиҗәсендә компаниягә 5,3 млн сум күләмендә зыян китерелә.

Гаепләнүче үз гаебен таный. Полицейскийлар аның гомуми бәясе 3 миллион сумнан артык булган урланган кыйммәтле әйберләрен алган.

Җинаять эше карап тикшерү өчен Салават шәһәре судына җибәрелгән.

Аиф-Уфа

Автор:
Читайте нас: