Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2022, 17:15

Башкортстанда бер бабай 800 мең сумга якын акчасыннан колак каккан...

Ул инвестицияләрдә акча эшләргә омтылган, тик...

Башкортстанда бер бабай 800 мең сумга якын акчасыннан колак каккан...
Башкортстанда бер бабай 800 мең сумга якын акчасыннан колак каккан...

 

Ул инвестицияләрдә акча эшләргә омтылган, тик...

 

Бәләбәй районы полициясенә 83 яшьлек урында яшәгән кеше караклык турында гариза белән морәҗәгать иткән. Узган елның декабрендә аңа, янәсе, брокер компаниясе менеджеры шалтыратып, инвестицияләр буенча югары табышлы хезмәт хакы тәкъдим итә. Аферист пенсионерны бу тәкъдиме белән 800 мең сумга якын акча салырга күндерә.

Бабай видеоэлемтә буенча брокер белән аралашуын һәм диктовка астында үз акчаларын күчерүен дә өстәп әйтә. Әлбәттә, ул бернинди дивидендлар да алмаган, менеджер башкача элемтәгә чыкмаган. Күрәсең, пенсионерның акчалары аферистлар счетына гына киткән.

Полиция караклык турында җинаять эше кузгаткан.

"Таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Банк хезмәтеннәнбез дип шалтыраткан очракта, трубканы салыгыз. Исегездә тотыгыз, мошенниклар ялган номерлар куллана алалар. Социаль челтәрләрдә аралашканда уяу булыгыз. Танышларыгыз турында  шикле хәбәрләр алсагыз алар белән шәхси номеры буенча бәйләнешкә чыгыгыз. Шикле сылтамалар һем тикшерелмәгән сайтлар буенча кермәгез”, — дип финанс куркынычсызлыгы кагыйделере турында кабат искә төшерәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Чыганак: Башинформ

Автор:
Читайте нас: