Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2022, 14:36

Башкортстан парламенты депутатлары айныткычлар булдыруга кагылышлы закон проектын карадылар

Нәтиҗәдә нинди карар кабул ителде соң?

Башкортстан парламенты депутатлары айныткычлар булдыруга кагылышлы закон проектын карадылар
Башкортстан парламенты депутатлары айныткычлар булдыруга кагылышлы закон проектын карадылар

 

Нәтиҗәдә нинди карар кабул ителде соң?

 

Башкортстан парламенты депутатлары республикада айныткычлар булдыруга юнәлтелгән закон проектын беренче укуда кабул иттеләр.

  БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев аңлатканча, закон проектының асылы республикада айныткычларны оештыру өчен норматив хокукый база булдыру.

“Бу максатта дәүләт власте органнарына тиешле вәкаләтләр биреләчәк". — диде ул.

Документ нигезендә, айныткычлар астында «алкоголь, наркотик яки башка токсик исереклек " хәлендәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен махсус оешмалар төзелә.

Закон проекты буенча фикер алышу барышында депутатлар арасында айныткычларның оештыру-хокукый формаларына карата дискуссия барлыкка килде. Нәтиҗәдә, депутатлар куелган максатларга ирешү һәм әлеге эшчәнлекне коммерцияләштерүне булдырмау өчен айныткычлар бары тик дәүләт яки муниципаль учреждениеләр рәвешендә генә төзелергә тиеш, дип карар кылдылар. Дәүләт-шәхси партнерлык схемасы шулай ук максатка ярашлы түгел дип танылды.

"Өлкән буын кешеләре айныткычларның элекке системасын хәтерли һәм бу җәһәттән нигезле шикләр белдерә, — диде Константин Толкачев. — Аларның эше шул рәвешле төзелгән иде, анда нык исерек кеше генә түгел, үз-үзләрен контрольдә тота алырлык кешеләр дә булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, айныткычларның эшенең коммерция өлеше системаны акча чыганагына әйләндергән һәм аларның асылын дискредитацияләгән. Хәзер безгә бу тәҗрибәне исәпкә алырга һәм айныткычларны табышка юнәлтелгән шәхси лавкага әйләндермәскә кирәк. Шуңа күрә айныткычлар предприятиеләр түгел, ә учреждениеләр — дәүләт яки муниципаль учреждениеләр булырга һәм кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау, үзләре яки аларга карата кылган хокук бозуларны кисәтү максатларына хезмәт итәргә тиеш”.

Аның сүзләренә караганда, хәзер Россиядә исерек булу сәбәпле, ел саен 50 меңнән артык кеше һәлак була. Нигездә, бу эшкә яраклы кешеләр. Шуларның 8-10 меңе туңып үлә. Мондый кешеләрне табигый айныганчы изоляцияләү гомерен саклап калырга һәм җәмәгать тәртибен сакларга ярдәм итәчәк, дип нәтиҗә ясады Толкачев.

Чыганак: Башинформ

Автор:
Читайте нас: