Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2022, 08:35

Балтач районында эре инвестор базасын яңартуга 17 миллион сумга якын акча салды

Күптән түгел ул инвестор материаль – техник базасын заманча техника белән тулыландырды.

Сүз Балтач җирендә ныклап үсешкән чикләнгән җаваплылыктагы “Мичуринский” җәмгыяте турында.

Әйе, бүен район аграрийлары язгы кыр эшләренә әзерләнәләр һәм яңа техника һәм җиһазлар сатып алуны дәвам итәләр. Мисал өчен райондагы эре инвесторларыннан берсе «Мичуринский» җәмгыяте генә Tillermaster культиваторы, Кузбасс-ПК-8.5 чәчү комплексы, БДМ 6*2 дискаторы, боҗралы-шпорлы ККШ-6.9 маркалы каток сатып алды. Әлеге заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм тагылмаларына җәмгыять 17 млн. сумга якын акчалар салды.

—Шунысы мөһим, мондый катлаулы вакытта безнең предприятиеләр җитештерү күләмнәрен арттыру өчен матди-техник базаны ныгытуны дәвам итәләр. Әлбәттә, үз ягыбыздан хокукый кыр кысаларында кирәкле ярдәм күрсәтәбез, — ди район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.

Балтач районында эре инвестор базасын яңартуга 17 миллион сумга якын акча салды
Балтач районында эре инвестор базасын яңартуга 17 миллион сумга якын акча салды
Балтач районында эре инвестор базасын яңартуга 17 миллион сумга якын акча салды
Балтач районында эре инвестор базасын яңартуга 17 миллион сумга якын акча салды
Балтач районында эре инвестор базасын яңартуга 17 миллион сумга якын акча салды
Автор:
Читайте нас: