Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2022, 10:05

Балтач районы мөселманнары изге Рамазан аен каршылый

Олы шатлык белән, кадерлеләрдән-кадерле кунакны коткән кебек Рамазан ае да якынайды. Бу ай Аллаһы Тәгалэәең Рәхмәт вә Бәрәкәте, гөнаһларның гафу ителү аедыр.

Китабыбыз Корьэн Кәримдә вә Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән сүзләре- Хәдисләрдә бу ай турында бөек сүзләр әйтелгән.

Шушы айны таза-сәламәтлек, ил-көннәрнең тынычлыгы белән каршы алып, гамәл гыйбәдәт - изге эшләр, зикер тәсбихләр - Аллаһны телгә алган сүзләр, иман ныклыгы белән үткәрергә тырышыйк.

1 апрель кояш баю белән изге Рамазан ае башлана. Шушы коннән Рамазан аенда гына укыла торган төнге намаз - таравих намазлары башлана. 2 апрель сәгать 04:45 минутка каәр торып,  сәхәр ашап, ният кылып ураза тоту башлана. Көне буе ашамый, эчми, җенси мөнәсәбәттән тыелып, кичке сәгать 20:00 да авыз ачу-ифтар кылына. Ифтар кылганда иң хәерлесе хөрмә (финики) яисә су белән авыз ачыла. Аллаһы Тәгалә барчаларыбызга да ярдәмен бирсен, изге эшләребезне арттырып, иманыбызны ныгытып, Гаед (бәйрәм) шатлыкларын да күрергә насыйп итсен.

Филүс Камалтдинов, Иске Балтач авылындагы “Үзәк мәчет”  имам-хатибы

Фото авторы: Ренат Давлетшин

Автор:
Читайте нас: