Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2022, 15:30

Бүген кәбестә пирогы пешерик, дуслар!

Бик тәмле, туклыклы һәм бик җайлы. ⠀

Бүген кәбестә пирогы пешерик, дуслар!
Бүген кәбестә пирогы пешерик, дуслар!

 

Бик тәмле, туклыклы һәм бик җайлы.

Камыр: 1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, 0,5 стакан үсемлек мае (чистартылганы), 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 1 пакет (11 граммлы кечкенәсе) “Саф момент” чүпрәсен салып, яхшылап болгатасың. Аннан соң 5 стакан он салып басасың, тик 5 нче стаканны салып ук бетерми, иң элек камырның тыгызлыгын карарга кирәк (артык каты да, йомшак та булмасын). Аннан соң тишек булмаган целлофан пакетка тутырып, пакетның очыннан гына һава кермәслек итеп бәйлисең дә суыткычның өске киштәсенә куясың. Чүпрәсе яхшы булганда 40 минутта кабарып менә. Бик юка итеп җәелә, пицца пешерергә дә, пирогларга да менә дигән камыр. Икенче көнне дә йомшак тора. Бер-ике пешергәч, бүтән төрле камыр куярга теләгегез дә булмас.

Эчлек: фарш, кәбестә, суган, тоз, борыч.
Фаршны тоз, борыч салып майлы табада сүрән утта кыздырабыз. (көйдермәгез). Суытабыз.
Суганны шулай ук майлы табада янтарный төскә кергәнче, үтә күренмәле булганчы кыздырабыз. (Әмма кызартмагыз, сүрән утта гына эшләгез).
Кәбестәне суда пешереп алабыз.
Бергә барысын да туглыйбыз. Тозы җитеп бетмәсә тоз өстибез.
Ашларыгыз тәмле булсын, кызлар!

Рецепт авторы Золфия Мифтэхетдинова-Ягфарова

Татар халык ашлары

Автор:
Читайте нас: