Барлык яңалыклар
Новости
30 март 2022, 11:58

Украинада һәлак булган Башкортстан ир-егетләренең гаиләләренә 2 миллион сум акча түләнәчәк

Бүген, 30 мартта, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабиров Украинада һәлак булганнарның гаиләләренә 2әр млн сум акча бирергә тәкъдим итте.

Ул Дәүләт Җыелышына өстәмә ярдәм чаралары турында закон проектын кертте.

Үз чыгышында ул ярдәм чараларының федераль дәрәҗәдә кабул ителүен, әмма республика шулай ук махсус операция барышында якыннарын югалтучыларга ярдәм итәргә тиеш, дип искәртте.

«Бүген мин Өстәмә ярдәм чаралары турында закон проектын кертәм, - дип билгеләп үтте Хабиров. - Сүз һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәр гаилә әгъзасына тигез өлештә 2 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында бара. Бу закон проекты турында фикер алышуыгызны һәм аны кабул итүегезне сорыйм».

Республика башлыгы тәкъдимен депутатлар алкышларга күмде.

Чыганак: АиФ-Уфа    

Автор:
Читайте нас: