Барлык яңалыклар
Новости
30 март 2022, 15:03

Радий Хәбиров Башкортстанның Дәүләт Җыелышы — Корылтайның 42нче утырышында катнашты

Аны Дәүләт Җыелышы Рәисе Константин Толкачев алып барды.

Радий Хәбиров Башкортстанның Дәүләт Җыелышы — Корылтайның 42нче утырышында катнашты
Радий Хәбиров Башкортстанның Дәүләт Җыелышы — Корылтайның 42нче утырышында катнашты

 

Аны Дәүләт Җыелышы Рәисе Константин Толкачев алып барды.

 

Утырышта депутатлар белән бергә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, чакырылган кунаклар катнашты.

Утырышның көн тәртибенә карау өчен барлыгы 20дән артык мәсьәлә чыгарылган. Төп өлеше республика законнары проектларын карауга бәйле.

“Утырыш башында, гадәттәгечә, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады. Аның сүзләрее безнең өчен киләсе елга эштәге барлык өстенлекләрне билгеләде,” — ди республика матбугат һәм массакүлә мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев .

«Катлаулы вакытлар килеп җитте, безнең илгә каршы тиңдәшсез икътисади, мәгълүмати сугыш ьщелдерергщ тырышалар. Без моңа каршы торачакбыз, монда шик юк. Россиядән башка дөнья икътисады, фән, мәдәният юк һәм булмаячак. Күп кенә партнерлар берсүзсез кайтачак. Безнең ил үз чикләреннән хәрби куркынычны алачак, үзенең тышкы сәяси позицияләрен саклап калачак. Хәзер иң мөһиме – кешеләрнең керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе кимүгә, предприятиеләр ябылуга, эшсезлек үсешенә юл куймаска», - диде Радий Фәрит улы.

Аннары республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров депутатларга 2021 елда хөкүмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында отчет тәкъдим итте. Үз чыгышында ул сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт, икътисад, сәнәгать һәм инновацияләр, эшкуарлык кебек барлык өлкәләрнең үсешенә җентекле анализ ясады, демография, мәшгульлек, торак, ТКХ, транспорт һ.б. мәсьәләләргә кагылды.

Андрей Геннадьевич идарәнең яңа форматы турында сөйләде, ул нәтиҗәлерәк булырга тиеш. Ул максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен регламентларны үзгәртергә, бюрократияне бетерергә һәм идарәнең барлык процессларын автоматлаштырырга һәм санлаштырырга кирәклеген аерым билгеләп үтте. Хәбиров командасының (#командыХабирова) идарә итү эшчәнлегенең төп бурычы итеп ул тормыш өчен иң уңайлы төбәк булдыруны атады.

Фото: БРның Дәүләт Җыелышы — Корылтай сайтыннан

Автор:
Читайте нас: