Автоһәлакәт Уфа - Инзер-Белорет автомобиль юлының 190 чакрымында теркәлгән.
Белорет районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә Башкортстанның халык артисты, Стерлетамак театр-концерт берләшмәсе актеры Фаим Әхмәтҗанов хатыны белән һәлак булган. Бу хакта “Башинформ” га актерның театрдан коллегалары хәбәр иткән. Аларның сүзләренә караганда, Әхмәтҗановлар кич белән Әбҗәлили районына туганнарын җирләүгә юл тоткан булганнар. Актерның тормыш иптәше Хөснә Әхмәтҗанова укытучы булып эшләгән. Аларның ике баласы калган.
Юл-транспорт һәлакәте Уфа - Инзер-Белорет автомобиль юлының 190 чакрымында теркәлгән. Стәрлетамакта яшәгән, 58 яшьлек водитель идарә иткән Great Wall һәм каршыга килгән Чиләбе өлкәсендә яшәүче 57 яшьлек водительнең Маn йөк машинасы бәрелешә. Нәтиҗәдә, внедорожник шоферы һәм аның пассажиры һәлакәт урынында һәлак була. Әлеге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Әхмәтҗанов Фаим Гани улы 1964 елның 1 июлендә БАССРның Ишембай районы Ибрай авылында туа. З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, 1991 елда Стәрлетамак шәһәренең башкорт дәүләт театр берлешмәсе драма актеры булып эшли башлый. Өч дистә ел эчендә артист шулкадәр күп роль уйнаган, иҗат биографиясендә — күп жанрларда-комедияләр, трагедияләр, драмалар. Фаим Әхмәтҗанов «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исемне бер ел элек республика башлыгы кулыннан алган булган...
Чыганак: Newsbash