Республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов шул хакта белдерде.
Республикада шикәргә ихтыяҗ кими башлады, дип билгеләде республикага идарә итү үзәгендә Башкортстан парламенты депутатлары катнашында үткән хөкүмәтнең киңәйтелгән утырышында БР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Аграр ведомство башлыгы ассызыклаганча, республикада модернизацияләнгән ике шикәр заводы эшли.
«Бүгенге көндә 32 мең тонна запаста бар. Ике завод та 550-600 тонна йөк төйи. Шикәргә ажиотаж кими башлады. Билгеле бер вакыт узгач, шикәрнең киштәләрдә ятачагын һәм аның берәүгә дә кирәк булмаячагын аңларбыз. Безгә запасны киләсе сезонга кадәр, якынча 25-26 августка кадәр җиткерергә кирәк. Ягъни әгәр ихтыяҗ кимемәсә, безгә өстәмә рәвештә 30 мең тонна шикәр кирәк,» — диде Фазрахманов.
Аның сүзләренә караганда, хәзер республика территориясенә Бразилиядән 30 мең тонна тростник шикәр-чимал китерү мәсьәләсе карала. Бу хакта сөйләшүләр өч компания белән алып барыла.
"30 мең тонна шикәр-чимал безгә 29,5 мең тонна ак шикәр бирәчәк. Бу Башкортстан өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә җитәрлек булачак. Шуңа күрә, әйтүемчә, ажиотаж кими. Аның сәбәбен бүген өйрәнәбез. Беренчедән, бу бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу белән бәйле, ул ажиотажга китергән; икенчедән, шикәрнең бетүе турында төрле мәкаләләр бастырып чыгаруга бәйле. Асылда, ак шикәр бар»,-дип белдерде Башкорт хөкүмәте вице-премьеры.
Чыганак: ИА Башинформ