Барлык яңалыклар
Новости
30 март 2022, 09:45

Балтачка күрше районда мәктәп автобусы һәлакәткә очраган...

Автобус салонында 17 бала булган...

Балтачка күрше районда мәктәп автобусы һәлакәткә очраган...
Балтачка күрше районда мәктәп автобусы һәлакәткә очраган...

 

Автобус салонында 17 бала булган...

 

Борай районында Уфа-Яңавыл автомобиль юлының 165 километрында мәктәп автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

БР буенча ЮХИДИ идарәсенең мәгълүматлары буенча, «КамАЗ» һәм «ПАЗ» мәктәп автобусы очрашты.

Авариядә беркем дә зыян күрмәгән. Билгеле бууынча, юл-транспорт һәлакәте вакытында автобус салонында 17 бала булган. Транспорт чаралары механик зыян күргән. Вакыйга урынына ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан балаларны билгеләнгән урынга озату өчен башка автобус чакырылган.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, тизлек режимын сакларга чакыра. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Чыганак: Башинформ МА

Автор:
Читайте нас: