Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2022, 14:38

Украинадагы махсус операциядә катнашкан Башкортстан ир-егетләре сугыш хәрәкәтләре ветераннары статусы алачак

Закон проектын корылтайда кабул итәргә әзерләнәләр.

Бу хакта бүген, 29 мартта, Республика корылтаенда дип хәбәр иттеләр.

Дәүләт Җыелышы депутатлары закон проектын 30 март көнне узачак утырышта караячак.

- Закон проекты белән Украина, Донецк Халык Республикасы һәм Луган Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларын үтәүче гражданнарга хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы 2022 елның 24 февраленнән башлап бирелә, - дип белдерде Корылтай башлыгы Константин Толкачев.

Ул билгеләп үткәнчә, сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы хәрби хезмәткәрләргә дәүләт ярдәме, шул исәптән ай саен түләүләр, салым, транспорт, җирдән файдалануга ташламалары, шулай ук ТКХ өчен түләү мөмкинлеге бирәчәк. Корылтайда ветераннарның гаилә әгъзалары өчен дә ярдәм чаралары каралган, дип өстәделәр.

*Хәтергә төшереп үтик, Радий Хәбиров Хөкүмәт делегациясе белән бергә Донецк Халык Республикасында (ДНР) булды. Ул Донбасс халкына 100 тоннага якын гуманитар йөк тапшыруда катнашты.

ufa1.ru

Автор:
Читайте нас: