Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2022, 20:19

Русиядә Google Play сервисы аналогы булачак

Русиядә Google Play аналогы — Android өчен NashStore кушымталар кибете барлыкка киләчәк. Аны 9нчы майга эшләтеп җибәрү планлаштырыла.  

«Кызганычка каршы, Русиядә яшәүчеләр Google Play сервисын кушымталарны сатып алу һәм алар өчен түләүгә тиешле рәвештә куллана алмый. Ә кушымталарны эшләүчеләргә акча эшләү мөмкинлеге бетерелде. Бу без бүгенге көндә очрашкан факт. Шуңа күрә без кушымталар туплаган NashStore дип аталган Русия кибетен булдырдык», — дип билгеләп үтте Владимир Зыков.

Аның сүзләренә караганда, кулланучылар анда кушымталар йөкли, яңарта һәм язылу өчен түли алачак. Шулай ук Русиядә яшәүче һәм Евразия икътисади союзы илләре гражданнары өчен гадәти сервислардан чикләүсез файдалану мөмкинлеге биреләчәк. Бүгенге көндә кушымталар кибетен булдыру эшендә «Цифрлы платформалар» оешмасы белән җиде йөздән артык компания хезмәттәшлек итә.

Команда кушымталар өчен «Мир» картасы ярдәмендә төрле ысуллар белән түләү мөмкинлеген булдыру максатында эшли.

Чыганак

Автор:
Читайте нас: