Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2022, 10:10

Россиядә төзелеш материалларына бәяләр төшәчәкме?

Россиядә металл эшләнмәләре, шулай ук башка төр төзелеш материаллары очсызлана.

Россиядә төзелеш материалларына бәяләр төшәчәкме?
Россиядә төзелеш материалларына бәяләр төшәчәкме?

 

Россиядә металл эшләнмәләре, шулай ук башка төр төзелеш материаллары очсызлана.

 

Бу хакта  Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин белдерде. Аның сүзләренә караганда, уртача бәяләр якынча 9% ка кимегән.

"Бөтен җирдә дә кимү бара, әкренләп металл буенча кимү күзәтелә”,— дигән Фәйзуллин ТАСС журналистларына. Ул белдергәнчә, бу  мәгълүматлар төзелештә сертификацияләүнең Федераль фәнни-техник үзәгенең мәгълүмат системасы белән раслана, атна саен кимү күзәтелә.

«Ъ» экспертлары хәбәр иткәнчә, соңгы айда Украинада Россия махсус операциясе фонында кайбер төзелеш материалларына бәяләр уртача 80% ка арткан. «Синергия» төзелеш һәм проектлау өлкәсендә үзрегуляторларның тармакара ассоциациясе үткәргән сораштыру нигезендә, логистик чылбырлар, шул исәптән төзелеш материаллары белән тәэмин итүдә, шулай ук аларның кискен кыйммәтләнүе, төзүчеләрнең 40% ы торак һәм коммерцияле күчемсез милекнең аерым объектларын төзүне туктатырга мәҗбүр иткән.

Чыганак: ТАСС

Автор:
Читайте нас: