Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2022, 14:17

Нәрсәләр ярый, нәрсәләр ярамый?

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычына бәйле югары әзерлек режимы турындагы Указга үзгәрешләр кертте.

Нәрсәләр ярый, нәрсәләр ярамый?
Нәрсәләр ярый, нәрсәләр ярамый?

 

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычына бәйле югары әзерлек режимы турындагы Указга үзгәрешләр кертте.

 

Документның яңа редакциясе нигезендә, республикада эшлекле, мәдәни, күңел ачу, спорт һәм башка чараларда катнашучылар саны 30дан 200 гә кадәр арттырылды.

Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр оештырган чараларда 200 дән артык кеше катнаша ала. Шул ук вакытта 500 дән артык кеше катнашкан мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендәге чаралар (катнашучылардан тыш) Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибы карары таләпләрен исәпкә алып үткәрелергә тиеш.

Башкортстан халкына, шулай ук республика территориясендәге кешеләргә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация яки ревакцинация узарга киңәш ителә.

1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанцияне мәҗбүри үтәү һәм эш вакытында перчаткалар кию, 30дан артык кеше катнашкан хезмәт коллективы җыелышларын һәм башка массакүләм чаралар үткәрүне тыю, шулай ук хезмәткәрләрнең кимендә 50 процентын дистанцион режимга күчерү турында рекомендация гамәлдән чыгарыла.

Дәүләт органнары һәм муниципалитетлар җитәкчеләре гражданнарны шәхси кабул итүләрен яңадан башлап җибәрә алалар.

Эш бирүчеләр «омикрон» штаммы таралган вакытта эпидемиягә каршы чаралар буенча Роспотребнадзорныж методик рекомендацияләрен үтәүне тәэмин итәргә тиеш.

Шул ук вакытта битлек режимын саклау бурычы тулысынча саклана.

 500 дән артык кеше сыйдырышлы ябык биналарда булган вакытта COVID-19га каршы вакцинация үткәрү турында, коронавирус кичерелгән, прививкага каршы медицина күрсәтмәләре булу турында сертификатлар күрсәтү таләбе саклана. Мондый чараларга керү өчен документлар исемлеге COVID-2019 кузгатучыга антитәнчекләр (иммуноглобулин G) булу турында сертификат белән тулыландырылган.

 

Чыганак: Башинформ

Автор:
Читайте нас: