Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2022, 11:07

Башкортстанда машина юлында ир-атның гәүдәсе табылган...

Бу хәл Караидел районының Озерки авылында теркәлгән. Бу хакта БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Бер версия буенча, ир автомобиль бәрдергәннән соң һәлак булган.

Һәлакәт факты буенча экспертизалар үткәрәчәкләр, алар барышында килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак.

«Кемдер нинди дә булса мәгълүматка ия икән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Карадел районы буенча бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз»,-дип өстәгәннәр ведомствода.

*Узган тәүлектә республика юлларында 4 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган, 5 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Шулай ук 1900дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, 28 исерек шофер тоткарланган.

Чыганак: НьюсБаш

Автор:
Читайте нас: