Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2022, 11:55

Балтач районы авылларында 1200гә якын үзйөрешле машина һәм аларга тагылма исәпләнә

Әлеге вакытта республиканың Балтач районы буенча дәүләт техник күзәтчелек инспекциясендә чын мәгънәдә “урак өсте”.

Инспекция начальнигы Айрат Галләмов һәм белгеч-эксперт Радик Сафиуллин районда яшәгән үзйөрешле техника хуҗаларын кабул итәләр.

 —Кабул итү көннәрендә 20дән артык балтачлы мөрәҗәгать итә. Кемдер техникага идарә итү таныклыгын алыштыра. Берәүләр техниканы исәптән төшерә, кайберләре исәпкә куя, — ди Айрат Әхнәф улы.

Районда барлыгы 1200гә якын үзйөрешле машина һәм аларга тагылма исәпләнә.

Үзйөрешле техникага идарә итү, аларга тагылмаларны исәпкә кую, гомумән, юллардагы хәвефсезлекне тәэмин итү йөзеннән инспекция хезмәткәрләре район территориясендә даими рейдлар үткәреп торалар.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: