Барлык яңалыклар
Новости
28 март 2022, 11:25

Башкортстанда торбалар җитештерү буенча завод төзергә ниятлиләр

Башкортстанда пластик торбалар, профиль һәм плитәләр җитештерү буенча завод төзергә ниятлиләр. Бу хакта республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге проектны Төркия компаниясе гамәлгә ашырырга ниятли, дип хәбәр ителә. Хәзер инвестор бизнес-планны эшләп бетерә һәм җитештерү өчен кирәкле җиһазлар сатып ала. Алты линияне “Уфа” индустриаль паркында урнаштырырга ниятлиләр. Проектның киләсе этапларын «Алга» махсус икътисади зона мәйданчыкларында урнаштыру планлаштырыла.

"Производствоны локализацияләү өчен мәйданчыклар әзер инде, һәм тиздән без инвестор белән тиешле килешүләр төзү этабына керешәчәкбез. Быелгы очрашу барышында проектны "Инвестчас" утырышында карауга әзерләү турында карар кабул ителде,” — дип китерә Башкортстан Үсеш Корпорациясе генераль директоры Наил Габбасовның сүзләрен матбугат хезмәте.

Әлеге проектны гамәлгә ашыруга предприятие 1,5 млрд. сумга якын акча юнәлтергә һәм 120 яңа эш урыны булдырырга ниятли.

Чыганак:  REGNUM агентлыгы

Автор:
Читайте нас: