Барлык яңалыклар
Новости
28 март 2022, 09:52

Балтачтагы “Акбар” җәмгыяте продукциясе күршеләрдә кызыксыну уята

“Аек авыл 2021” республика бәйгесе чикләрендә Магашлы-Алмантай авылында үткән чара барышында күрше Аскын, Тәтешле районнары вәкилләренә “Акбар”  җәмгыяте продукциясен дегустацияләү оештырылды.

Бүгенге көндә каптагы сөт, кефир, эремчек, ике төрле капта каймак чыгара “Акбар” җәмгыяте.  Әзер продукциясен Балтач районы үзәге Иске Балтач авылындагы, башка авыллардагы сәүдә нокталарына, күрше районнар кибетләренә чыгара.

Туган Башкортстаныбызда экологик чиста продукциядән җитештерелгән сөт ризыклары үз сатып алучысын тапты. Магашлы-Алмантай авылында үткән чарада ут күршеләребез акбарлылар продукциясе белән кызыксынды.

Киләчәктә үз продукциясен сату мәйданнарын тагын да киңәйтер әле “Акбар”.

Газим Талипов фотолары

Балтачтагы “Акбар” җәмгыяте продукциясе күршеләрдә кызыксыну уята
Балтачтагы “Акбар” җәмгыяте продукциясе күршеләрдә кызыксыну уята
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: