Барлык яңалыклар
Новости
28 март 2022, 12:15

Балтачка күрше районда котыру чире таралу хәвефе яный

Шәхси ярдәмче хуҗалык карантинга ябылган...

Балтачка күрше районда котыру чире таралу хәвефе яный
Балтачка күрше районда котыру чире таралу хәвефе яный

 

Шәхси ярдәмче хуҗалык карантинга ябылган...

 

Яңа Чокыр авылында фермер Шамил Габдрахмановның шәхси ярдәмче хуҗалыгы, котыру авыруы таралу куркынычына бәйле карантинга ябылган.

Хуҗалык караган Тәтешле районының Аксәет авыл советына чикләүләр 24 марттан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Территориядә вируслы хайваннарны кертү һәм чыгару, ярминкәләр һәм күргәзмәләр үткәрү, шулай ук карантин чикләрен чит кешеләргә үтү вакытлыча тыела.

Хәзер биредә республика дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре эшли, алар куркыныч зонасында хайваннарның торышын күзәтәләр, вакцинация һәм дезинфекция үткәрәләр.

Башинформ

Автор:
Читайте нас: